«Глаголица-2018» балалар әдәби премиясе җиңүчеләренә «Бәллүр ябалак» тапшырачаклар
24 ноябрьдә «Әкият» татар дәүләт курчак театрында «Глаголица» мөстәкыйль балалар әдәби премиясе җиңүчеләрен игълан итәчәкләр. Номинантларга «Бәллүр ябалак» сыны һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырачаклар. Е...
24 ноябрьдә «Әкият» татар дәүләт курчак театрында «Глаголица» мөстәкыйль балалар әдәби премиясе җиңүчеләрен игълан итәчәкләр. Номинантларга «Бәллүр ябалак» сыны һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырачаклар. Ел саен татар телендә иң яхшы эшләрне Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев шәхсән үзе билгели.
Бәйгегә үз эшләрен Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Украина, шулай ук Россиянең 56 төбәгеннән һәм Татарстанның 27 районыннан 600дән артык укучы эшләрен җибәргән. 2018 елгы бәйгедә алты номинация: рус һәм татар телендә проза һәм шигърият, рус телендә эссе һәм татар, француз, инглиз һәм немец телләреннән рус теленә тәрҗемә.
Һәр номинация буенча, тәрҗемәдән кала, ике яшь төркеме билгеләнгән: 10 яшьтән 13 яшькәчә һәм 14 яшьтән 17 яшькәчә.
Быел 2018 елда жюри составында Россиянең танылган балалар язучылары һәм шагыйрьләре Сергей Махотин, Виктор Лунин һәм Михаил Яснов, Татарстан шагыйре Роберт Миңнуллин һәм тәрҗемәче Ольга Варшавер эшләде. Премиягә сайлап алучы сыйфатында Анна Русс чакырылган.
Фото: Солтан Исхаков
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк