Гөлназ Асаева бәби көтүе хакында сорауга җавап бирде

Яшь җырчы Гөлназ Асаева узган ел Вильдан Шәмсетдинов (Вилли) белән никах укыткан иде. Яшьләр туй итүне 2021 елга калдырды.

Соңгы арада Гөлназ үзгәргән, бәби көтә ахры дигән имеш-мимешләр йөри башлады.

«Йөзегез үзгәреп киткән, әллә бәбәй көтәсезме?», дигән сорауга ул: «Картаям, җәмәгать», дип җавап кайтарган.

Тамашачылар ноябрь аенда да шул ук тема белән кызыксынган иде.

«Сторисларны аз төшерә башладың. Йөзең дә нык үзгәрде, йөклегә охшагансың», – дип язган иде Гөлназга социаль челтәрдә язылучылары.

«Виль йортны төзеп бетерүгә, бәби алып кайтабыз. Әлегә юк. Мин әле әни булырга әзер түгел», – дип җавап биргән иде ул вакытта Гөлназ. 

Чыганак: Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
885
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Илсөя Бәдретдиновага: «Бәби алып кайт инде...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Останови огонь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы