Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ Асаева: «Cезнең кебек тиле кешеләр аркасында бу!»

Үзизоляция вакытында бөтен артистлар да туган якларына кайтып-китеп йөрми шул. Җырчы Гөлназ Асаева да туган-тумачаларын сагынып инстаграм битендә язма урнаштырган.

Үзизоляция вакытында бөтен артистлар да туган якларына кайтып-китеп йөрми шул. Җырчы Гөлназ Асаева да туган-тумачаларын сагынып инстаграм битендә язма урнаштырган.

«Сагындым, үләм! Нәнәйне, картатайны, әтиләрне, әнине...  Чыдап булмый бит! Кайталмый ят инде якыннарың кырына!!! Авылымны сагындым, Башкортстанымны сагындым!!! Курай тавышын сагындым! Үләм» – дип яза Гөлназ.

Җырчыны башка артистлар һәм укучылар юатырга тырышты: «түзәргә инде, балам, сагындык үзебез дә», «түз,Гөлназ! Бог терпел и нам велел – диләр урыслар», «исәнлек кирәк, кайтырсың, Аллаһ боерса».

Әмма Гөлназны сүгеп язучы кешеләр дә бар. «Кайт! Нигә кайтмыйсың? Кешеләр йөриләр бит, пропуск ал да, әйдә алга», – дип яза берсе. «Менә сезнең кебек юләр кешеләр аркасында, бу чир артканнан арта бара да инде», – дип җавап бирә Гөлназ.

Моннан тыш, җырчыны концерт оештыруда гаепләмәкче булдылар. Имеш кайчандыр ул: «Ашыйсы килә... Ныклы адымнар белән концерт куярга җыенам», – дигән. Әмма Гөлназ бу сорауга ачыклык кертте. «Шундый акылдан язган кешеләр бар бит бу дөньяда, ә! Вирус беткәч концертларымны башлыйм дидем мин», – дип фикерен дөрес җиткерә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк