Логотип
Хәбәрләр

Гөлсирин Абдуллина күңелсез хәлгә юлыккан

Яшь җырчы Гөлсирин Абдуллинаның бу арада эшләре бик тыгыз булды. Башта яңа ел, аннары аларның ире Азат белән бер-бер артлы туган көннәре булып узды. Ләкин Гөлсирин белән күңелсез хәл дә булган бит әле.

Гөлсириннең тәртипле икәненә шигебез юк. Ләкин барлык кагыйдәдән дә искәрмә була. Гөлсиринебез дә, гомеренә беренче тапкыр юлны дөрес җиреннән чыкмаган, шунда да аны полиция хезмәткәрләре эләктереп алган. Штраф салганнар. «Әй, светофор озак яна монда, машина булмаганда әйдә чыгыйк, ‒ дип атлавыбыз иде. Һәм безне ерактан күзәтеп торып, туктаттылар!», дип яза ул.

Дус кызы штраф салу моментын видеога да төшереп торган, анда Гөлсирин полиция хезмәткәрен үгетләмәкче була, мин бит Шыгырдан килене дип тә карый. Шушы хәлдән соң ул башка юл кагыйдәләрен бозмаска кирәк дигән фикергә килә. «Менә шулай! Хәзер инде ашыксам да юл йөрү кагыйдәләрен карап йөрим! Һәм сезгә дә шуны тәкъдим итәм», ди җырчы кызыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк