«Голос» проекты финалисты Рушана Вәлиева Уфага кайтты һәм беренче интервьюсын бирде
Беренче каналдагы «Голос» проектының җиденче сезоны финалисты Рушана Вәлиева Уфага кайтты. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. «Уфа» аэропортында җырчыны туганнары, дуслары, җанатарлары, гаммәв...
Беренче каналдагы «Голос» проектының җиденче сезоны финалисты Рушана Вәлиева Уфага кайтты. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
«Уфа» аэропортында җырчыны туганнары, дуслары, җанатарлары, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чәчәкләр һәм шарлар белән каршы алды.
«Булдырдың, Рушана, без синең белән горурланабыз! - диде Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова. - Син безгә Яңа елга бик яхшы бүләк ясадың, без барыбыз да синең өчен җан аттык!»
Рушана Вәлиеваны балалар арасында оештырылган «Голос» проектының 2016 елгы финалисты Марсель Сабиров та чәчәкләр белән каршы алды. «Проектта безнең якташыбыз да катнашуын белгәч, мин Рушана өчен җан атарга керештем, - диде Марсель. - Аның үзенә генә хас стиле бар».
Шунысын да искәртик: Башкортстанда туып үскән, бүгенге көндә Мәскәүдә белем алучы 19 яшьлек Рушана Вәлиева «Голос» проектында финалга үтте һәм өченче урынга лаек булды. Җырчы «Башинформ» агентлыгына әлеге җиңүдән соң беренче интервью бирде. Бу хакта тулырак bashinform.ru сайтында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк