Логотип
Хәбәрләр

Гүзәл Уразова: «Җавапсыз кала алмадым»

«Массакүләм мәгълүмат чаралары үзләренең рейтингларын күтәрер өчен минем популярлык белән файдаланып, тагын шау-шу куптарырга җыенганнар икән». Бу сүзләр белән Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова тамашачыларга мөрәҗәгатен башлады.

Җырчы сүзләренә караганда, Башкорт телеканалы БСТ тапшыруы алып баручысының «Син башкортмы?», ‒ дигән соравына Гүзәл Уразова «әйе», ‒ дип җавап бирә. Билгеле бер сәбәпләр аркасында җырчының туу таныклыгында чыннан да «башкорт» дип язылган икән, әмма Гүзәл үзенең татар кызы булуын искәртә. «Мин татар, тарача сөйләшәм һәм татарча җырлыйм. Моңның, җырның теле юк», ‒ дип җаваплый артист.

Дөрестән дә, җырның милләте юк бит. Тамашачы Гүзәл Уразованың иҗатын болай да ярата. Әмма җырчының ни өчен башта «әйе», соңыннан «юк» дип халык башын бутап утырганы билгесез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк