Логотип
Хәбәрләр

И.Гафуров югары уку йортларын берләштерү зур югалтуларсыз узды дип исәпли

Илшат Гафуров Казанның югары уку йортларын Казан (Идел буе) федераль университетына берләштерү югалтуларсыз узды дип исәпли. Бу хакта КФУ ректоры «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Тат...

Илшат Гафуров Казанның югары уку йортларын Казан (Идел буе) федераль университетына берләштерү югалтуларсыз узды дип исәпли. Бу хакта КФУ ректоры «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» агентлыгы өчен биргән интервьюсында сөйләде.

Гафуров сүзләренчә, берләштерү барышында Казан университеты ректорының фән, белем бирү һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарлары үз вазифаларында калган. Моннан тыш, берләштерелгән югары уку йортлары урынында булдырылган институтларны элеккеге ректорлар җитәкли. Институтлар – ул университетның иң зур структура бүлекләре. Алар бер үк факультетларны берләштерү юлы белән туган.

Әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны «Татар-информ»ның YouTube каналында күреп була. Телевизион версияне «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.

Фото: Рамил Гали

Чыганак: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк