Логотип
Хәбәрләр

«Иблис» спектакле аша танылган Рөстәм Зиннуров Хөкүмәт грантын алучылар исемлегенә кергән

Иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләренә тапшырыла торган Татарстан Хөкүмәте грантына ия булучылар арасында республиканың өч яшь артисты бар. Болар – Минзәлә театры артисты Рөстәм...

Иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләренә тапшырыла торган Татарстан Хөкүмәте грантына ия булучылар арасында республиканың өч яшь артисты бар. Болар – Минзәлә театры артисты Рөстәм Зиннуров, Чаллы татар дәүләт театры артисты Алсу Гыйльманова, «Әкият» татар дәүләт курчак театры артисты Айвар Гыймаев. Татарстан Хөкүмәте грантын отучылар исемлеге Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтына урнаштырылган.

Минзәлә театрының яшь артисты Рөстәм Зиннуров быел «Кече шәһәр театрлары» бөтенроссия фестивалендә «Дебют» номинациясе лауреаты булган иде. Ул Сергей Потапов куйган «Иблис» спектаклендә Иблис роле белән танылды.

Грант алучылар арасында Камал театры артисты Дания Нуруллина, Тинчурин театры артисты Зөфәр Харисов, Әлмәт татар дәүләт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, Казан яшь тамашачы театры артисты Сергей Мосейко, Кукмара Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Ләбүдә Дәүләтшина бар. Грант алучылар җәмгысы 53 кеше. Алар – артистлар, китапханәчеләр, халык театрлары җитәкчеләре һәм башкалар.

Иң яхшы мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренә тапшырыла торган Татарстан Хөкүмәте гранты дүрт төрле номинация буенча бирелә. Болар – «Иң яхшы җитәкче», «Профессионал», «Таяныч һәм дәрәҗә» һәм «Перспектива» номинацияләре.

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк