«Җиде төрле гыйлем бел, җиде йортның телен бел» (видео)

«Җиде төрле гыйлем бел, җиде йортның телен бел» дигәннәр борынгылар.

Дөньядагы барлык халыкның 75 проценты, ким дигәндә, ике телне камил белә. Баксаң, Азия илләрендә күп тел белү гадәти хәл булып санала. Бу вәзгыять бездә дә әйләнешкә кереп бара. Соңгы елларда балалар бакчаларында да тел өйрәтү системасы тулы куәт белән эшли. Ә кемнәрдер шәхси репетиторлар белән эш итә яисә махсус мәктәпләрдә белем ала.

Алла Пугачева белән Максим Галкинның игезәкләре дә берничә тел өйрәнүләре белән аерылып торалар. Җырчылар балаларын төрле яклап үстерергә тырышалар, алар инде хәзер рус телендә генә түгел, ә әтиләре камил белгән инглиз һәм француз телләрендә дә укый һәм яза беләләр икән.

Максим Галкин инстаграм тасмасына Лизаның чит телләр өйрәнү видеосын урнаштырган. Әлеге постка Галкин: «Лиза пишет по-французски  репортаж для папы» дип язып куйган.

Г.Гыймадиева

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
251
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ринат Рахматуллин үлгән дигән хәбәр таралган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы