"Ил җитәкчелеге гамәлләрен якларсыз дип ышанам"
Россия Президенты Владимир Путин Украинага бәйле вәзгыятьне хәл итүдә халыкның ил җитәкчелеге гамәлләрен яклаячагына ышаныч белдерде. Билгеле булганча, дәүләт башлыгы Донбасста махсус хәрби операция башлану турында хәбәр итте. "Хөрмәтле ватандашлар, Россия Кораллы Көчләре солдатлары һәм офицерлары үз бурычларын профессиональ һәм батырларча үтәр дип ышанам. Россия язмышы безнең күпмилләтле халкыбыз кулында, димәк, кабул ителгән карарлар үтәләчәк, куелган максатларга ирешеләчәк, Ватаныбызның иминлеге ышанычлы гарантияләнгән. Сезнең ярдәмегезгә, Ватанга мәхәббәт бирә торган җиңелмәс көчкә ышанам", - диде Путин мөрәҗәгатендә.
Фото Sputnik
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
23 июнь 2022 - 10:13
-
22 июнь 2022 - 15:07
-
21 июнь 2022 - 15:49
-
21 июнь 2022 - 13:49
-
21 июнь 2022 - 11:41
-
20 июнь 2022 - 13:16
-
18 июнь 2022 - 14:28
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте