Логотип
Хәбәрләр

Илгиз Зәйниев «Тапшырылмаган хатлар» әсәрен яңа укылышта тәкъдим итте

Илгиз Зәйниев Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрен яңа укылышта тәкъдим итте. Кариев театрының яңа спектакле бүген журналистларга һәм сәнгать советына күрсәтелде.   «Тапшырылмаган хатлар»...

Илгиз Зәйниев Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрен яңа укылышта тәкъдим итте. Кариев театрының яңа спектакле бүген журналистларга һәм сәнгать советына күрсәтелде.

 

  • «Тапшырылмаган хатлар» - совет чоры татар әдәбиятының иң популяр әсәрләренең берсе. Ул Галиянең Искәндәргә хатлары булырак төзелгән. Әсәр 1935 елда басылган.

Илгиз Зәйниев әсәрне «Тапшырыл...ган хатлар» исеме белән тәкъдим итте. Режиссер сәхнәгә өч Галияне – Алсу Фәйзуллина, Алсу Шакирова һәм Назлыгөл Хәбибуллинаны чыгарган. Аларны Галиянең уйлары дип аңларга мөмкин. Искәндәрне сәхнәдә күрмибез – ул Гадел Кутуй әсәрендәге кебек - Галиянең хатларында гына.

Илгиз Зәйниев финалда сәхнәгә спектакльнең бердәнбер ир-атын – Вәли Сафиуллинны чыгара. Әлеге рольне Эльдар Гатауллин башкара.

Спектакльнең хореографы – Нурбәк Батулла, композитор – Миләүшә Хәйруллина.

Премьера 23, 24 май көннәрендә булачак.

Фото: А. Эшкинин

 татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк