ИлГәрәйнең концертында көтелмәгән хәл булган

Җырчы ИлГәрәйнең Казандагы концертында көтелмәгән хәл булган. Җырчының оператор егете җыр барышында сәхнәдә тамашачы алдында егылган.

«Сәхнәдә җырлап басып торганда, оператор егетем кинәт абынып егылды. Билгеле, югалып калдым, нәрсә җырлаганымны оныттым. Үзем җырлыйм, ә үзем аны уйлыйм. Имгәнеп, зыян килмәсен, дип курыктым. Бу хәлне күзәтеп утырган тамашачының күңеле төшмәсен, дип тә борчылдым. Егетебез исерек түгел иде. Концерт тере тавышка булгач, үз тавышымны ишетер өчен сәхнәгә махсус мониторлар куйдым. Әле өстәвенә ут аппаратурасы да бар иде. Оператор егет “сәхнәдә төшергәндә, абынып егылмасам ярар иде” дип борчылган иде», – ди ИлГәрәй.

Шунысы гаҗәп: оператор бер җыр эчендә өч тапкыр абынган. Үзенә зыян килмәгән.  

Чыганак: Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
870
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Илнарга карата авыр сүзләрегезне кабул итмим!»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы