Логотип
Хәбәрләр

Илназ Баһ: «Төрмә тормышын күптән күрәсем килеп йөри иде»

Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ Казанның 19нчы төзәтү колониясеннән фотолар җибәрде. Алла сакласын, концерт куярга гына барган икән. Бу хакта “Интертат” җырчының үзеннән белеште. - Төрмә то...

Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ Казанның 19нчы төзәтү колониясеннән фотолар җибәрде. Алла сакласын, концерт куярга гына барган икән. Бу хакта “Интертат” җырчының үзеннән белеште.

- Төрмә тормышын, рәшәткә артындагы дөньяны күптән күрәсем килеп йөри иде. Концерт кую да түгел, тоткыннарның тормышы белән танышып чыгарга теләгән идем. Җитәкчелек риза булгач, концерт турында сүз кузгаттым. Төрмәдә концерт куеп, акча эшли дип уйлый күрмәгез тагын, чын йөрәктән, хәйрия концерты итеп чыгыш ясадык. Яңа елга кадәр оешып булмады, язга кадәр дип, 23 февраль уңаеннан, кинәт кинәт уйлаштык та чыгып киттек. Гүзәл Идрисоваһәм гармунчы Айнур Моратовбелән өчәү ике сәгатькә якын концерт куйдык, - диде Илназ Баһ.

Чулпан Шакирова

Рамил Гали

интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк