Логотип
Хәбәрләр

Илназ Галәвиевне һөҗүмгә этәргән сәбәпләрне атадылар

Галәвиев СИЗОда берүзе утыра.

Май аенда Казанның 175 нче гимназиясенә һөҗүм иткән Илназ Галәвиевкә соңгы гаеп белдерделәр. Бу хакта мәгълүмат РФ Тикшерү комитеты сайтында барлыкка килде. Галәвиев берьюлы дүрт маддә буенча гаепләнә. Моннан тыш, аны үз аңында дип таптылар. Үз гаебен тулысынча таныды. 600 кеше Зыян күрүчеләр эше буенча уза. Галәвиев СИЗОда берүзе утыра. Аның артыннан тәүлек буе күзәтчелек урнаштырылган.

РФ Тикшерү комитетында фаҗига сәбәпләрен атадылар. Җинаять эше материаллары буенча, гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиев деструктив төркем белән мавыгып киткән дип табыла. Шул төркемнәрнең гамәлләрен кабатлый. Һөҗүм вакытында да шул тәртипне куллана.

Фото: Ильназ Галявиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк