Логотип
Хәбәрләр

Илназ Гарипов катнашкан проекты турында: «Без бит урлашырга яратабыз»

«Бу дөньяда кемнедер рәнҗетүдән курыкмыйча, хәтта шуннан тәм табып яшәүчеләр бар. Кайвакыт сукыр булмасаң да, алданасың. Хыянәт итердәй кешене якын итеп күреп, сиңа карата үзгәрүен көтәсең. Шул...

«Бу дөньяда кемнедер рәнҗетүдән курыкмыйча, хәтта шуннан тәм табып яшәүчеләр бар. Кайвакыт сукыр булмасаң да, алданасың. Хыянәт итердәй кешене якын итеп күреп, сиңа карата үзгәрүен көтәсең. Шул чакта син үзеңне җиңелүче итеп хис итәсең. Әмма җиңүче чынлап та җиңү яулады микән?» — дип сорау куйган җырчы.
Фото һәм видео җырчыныд шәхси аккаунтыннан алынды
Җырчы Илназ Гарипов «Мактау тактасы» проектында катнашкан. Ул тискәре комментарийларга җавап кайтарган видеосын Инстаграмына куйган. Видеода җырчыга кем һәм нәрсә язганы күренә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Илназ Гарипов белән аның «төрле фикерле» язылучылары турында сөйләште.
- Илназ, Сез Инстаграм аккаунтыгызда «Мактау тактасы» дип язылган видео куйгансыз. Әйтегез әле, кемнең идеясе бу һәм нинди максаттан үткәрелә торган проект?
- Бу проектны җырчы Рамил Әйметдинов башлап җибәргән иде. Кешеләрнең начар кебек тоелган фикерләрен язып чыгарсак та, ул күңел ачу максатыннан оештырылды. Тормыш нинди генә яхшы булмасын, кешеләргә менә шундый кызыклы нәрсәләр җитеп бетми.
Дәвамын интертаттан укыгыз
интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк