Логотип
Хәбәрләр

Илназ Сафиуллин гаиләсен котлыйбыз!

Вакыт дигән нәрсә үзенекен итә, искән җил кебек үтә, дигән бабаларыбыз. Илназ Сафиуллинның туе узганына инде бер үткән икән. Кичә җырчы үз инстаграмына берьеллык гаиләле тормыш уңаеннан пост урнашты...

Вакыт дигән нәрсә үзенекен итә, искән җил кебек үтә, дигән бабаларыбыз. Илназ Сафиуллинның туе узганына инде бер үткән икән.

Кичә җырчы үз инстаграмына берьеллык гаиләле тормыш уңаеннан пост урнаштырды. «Еллык бәйрәм белән безне! Бу ел кызыклы вакыйгаларга һәм уңышлы нәтиҗәләргә бай булды. Алла бирсә, барысы да әле алда!» – дип яза ул. Моннан тыш, ул шулай ук видео урнаштыра. Анда туй көнендәге мизгелләр, гашыйкларның бер-берсенә карата той-хисләре сурәтләнгән.

Пост астында урнашкан җылы теләкләр белән без дә кушылабыз һәм яшь гаиләгә озын гомер телибез!

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @ilnaz.official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк