Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдинова: «Күңелдәгесен аңлатып бетереп булмый»

Җырчы Илсөя Бәдретдинова яңа концерт сезонын башлап җибәрүе хакында хәбәр итә. Артистның өр-яңа «Атказанмаган» программасы 180 концерт тамашасын үз эченә алачак. Озак вакытка сузылган әзерлекне тәмамл...

Җырчы Илсөя Бәдретдинова яңа концерт сезонын башлап җибәрүе хакында хәбәр итә. Артистның өр-яңа «Атказанмаган» программасы 180 концерт тамашасын үз эченә алачак. Озак вакытка сузылган әзерлекне тәмамлап, ниһаять, Илсөя төркеме зур юлга кузгала.

«Әзерләнәсен әзерләнеп беттек бугай инде... Күңелдәгесен аңлатып бетереп булмый. Хәерле сәгатьтә! Очрашканчыга кадәр, кадерлеләрем!» – дип яза җырчы шәхси аккаунтында.

Илсөя Бәдретдиновага яңа концертлар сезонында иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм тулы заллар теләп калабыз!

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova

Посмотреть эту публикацию в Instagram

??????

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк