Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдинова: «Әни бик каты рәнҗеп елаган иде миңа»

Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең беренче тапкыр авыл дискотекасына чыккан вакытын искә ала. Артист бу турыда ТМТВ каналының «Сер булып калсын» тапшыруында сөйли. «Шәһәрдән кайткан иптәш кызларым белән...

Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең беренче тапкыр авыл дискотекасына чыккан вакытын искә ала. Артист бу турыда ТМТВ каналының «Сер булып калсын» тапшыруында сөйли.

«Шәһәрдән кайткан иптәш кызларым белән иртәнге якта гына өйгә кайттык. Бу минем беренче тапкыр өйгә шулай соң кайтуым иде. Әни елый-елый: «Әллә үтереп ташлаганнар сине, кая икәнеңне белмибез (ул вакытта телефоннар юк), шушылай йөрергә ярыймыни соң?» – дип бик каты рәнҗеп елаган иде миңа», – дип сөйли Илсөя. Ул вакытта 16 яшьлек Илсөянең яшьтәшләре инде шәһәргә китеп училищеларда укыйлар, «Өйрәтмәгез мине яшәргә, мин мөстәкыйль кеше», – дип әти-әнисенә ачулана ул.

Шул вакытта әнисенең ничек гарьләнеп елаганнарын артист бүген, үзе дә әни булгач, еш исенә төшерә. «Күптән түгел нәкъ шушындый ситуация минем улым белән булды», – ди ул әнисенең күз яшьләрен искә алып.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк