Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдинова: «Ник мин атказанмаган?!»

Артистлар турында язганда һәрвакыт «Татарстанның халык яки атказанган артисты ...» дип сүз башларга күнеккән. Бигрәк тә хәзер, көн саен диярлек эстрадабыз Атказанган артистлар белән тулылана барган мә...

Артистлар турында язганда һәрвакыт «Татарстанның халык яки атказанган артисты ...» дип сүз башларга күнеккән. Бигрәк тә хәзер, көн саен диярлек эстрадабыз Атказанган артистлар белән тулылана барган мәлдә.

Моңа ни өчен, тегеңә ни өчен бирелгән дип вакланып тормыйк. Тик шулай да, бер сорауга ачыклык кертәсе килә: нигә халык яраткан бер төркем артистлар җиң сызганып эшләсәләр дә, мактаулы исемнәргә ирешә алмыйлар?!

Шундыйларның берсе – популяр артист, күпләрнең яраткан җырчысы, һәрвакытта да туры сүзле Илсөя Бәдретдинова. Җырчының соңгы арада үзенә дә бу сорауны еш бирәләр. Илсөя күп уйлап тормыйча бу хакта җыр да чыгарып куйган. «Өй түрендәге сервантым премия белән тулган, башкалар күптән медальле, ник мин атказанмаган?» – дип җырлый ул.

Илназ Гарипов көе, Ринат Галиәскәр сүзләренә язылган әлеге җырдан соң «точно» бирәләр инде, Илсөя!

 

Автор: А.Габдуллина

Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк