Илсөя Бәдретдинова: «Тиле хатын!»

Артист халкының ярты гомере юлда уза. Бер-ике сәгатьлек концерт куяр өчен әллә ничә чакрым юллар үтәргә туры килә аларга. Нишлисең инде, үзләре сайлаган язмыш...Чөнки тамашачы көтә!

Күпләребезнең яраткан җырчысы Илсөя Бәдретдинова да гастрольләренең 4 нче көнендә юлда туган хис-кичерешләре белән бүлешә:

         «Бүген гастрольгең 4 нче көне. Әле алда тагын 2 атна...

Красноуфимск шәһәреннән Караиделгә кайтып барабыз. Алда 6 сәгать юл. Юл буендагы кафега ашарга туктадык.

         Бәләкәй чакта әни белән шәһәргә бару зууур бер бәйрәм кебек иде. Тәрәзәдән карап барасың шулай... 40 км.ны... Бигрәк якын бит аның шәһәре дә. Ерааак барасы килә. Көннәр буе барасы килә.

         Килеп төшәсең дә, столовыйга ашарга керәсең. Андаааа ниләр генә юк. Шундый зур бәхет бит бу. Өйдә һаман ит тә бәрәңге...бәлеш тә мантый...надаел инде...Ә мондаааа кәбестә салаты...

         Шул вакытта, меңәрләгән км.лар юлда йөреп, юл буендагы кафелардан башым чыкмас дип кем уйлаган әйеме.

         Тиле хатын!

         Нормальный нәрсә турында хыялланып булмаган микән ни?

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
505
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Инсаф Фәхретдинов: «Хәерчелектә яшәтеп, мактаулы исемнәр белән алдап йөрттеләр»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Наркотикларга – юк! 12+
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы