Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдиновага: «Оятсыз сез! Халыктан ашарга җыясыз...»

Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап гастрольләрдә йөри. Белүебезчә, яраткан артистының концертларына тамашачы бүләксез йөрми, күпчелек артистларны чәчәккә генә...

Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап гастрольләрдә йөри. Белүебезчә, яраткан артистының концертларына тамашачы бүләксез йөрми, күпчелек артистларны чәчәккә генә күмсәләр, Илсөяне тамашачысы аеруча ярата, алар артистны һәр концертта өем-өем чәчәк бәйләмнәре, милли ризыклар, кул эшләнмәләре һ.б. белән сөендерәләр.

Билгеле, концерттан алган кичерешләрен Илсөя инстадусларына җиткерә һәм бүләк авторларына рәхмәт сүзләре ирештерә. Илсөянең бу гадәтен мактануга тиңләүчеләр дә бар икән. «Куйма әле шул халык ташыган ризыкларны инстага...мактанма! Ач кеше кебек сез. Оятсыз сез! Халыктан ашарга җыясыз», – дип язалар икән җырчыга. «Куям! Рәхмәт әйтәм дә КУЯМ! Сорап алганым юк! Бу тамашачыларның хөрмәте! Рәхмәт укый-укый чәйләр эчәбез. Бер нәрсәне дә шикләнеп алмыйм», – ди Илсөя бу сүзләргә җавап итеп.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Октябрьский!!! Бик зур рәхмәт сезгә!!! "Куйма әле шул халык ташыган ризыкларны инстага...мактанма! Ач кеше кебек сез. Оятсыз сез! Халыктан ашарга җыясыз",- дип язалар миңа. Куям! Рәхмәт әйтәм дә КУЯМ! Сорап алганым юк!Бу тамашачыларның хөрмәте! Рәхмәт укый-укый чәйләр эчәбез. Бер нәрсәне дә шикләнеп алмыйм. #атказанмаган #иббанда #янасезон ##янапрограмма#люблюнемогу#ильсиябадретдинова#илсоябэдретдинова#татарэстрадасы#татарэстрадасыартистлары#концерт#тугантелтелеканалы#татарстан#башкортостан #сарасадыйковаконцертларзалы#набережныечелны #нижникамск#днтнижнекамск#мэскэутатарлары#мэскэуафишасы

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк