Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бадретдинова: «Әл дә тиле булып туганмын әле!»

Бүген Илсөя Бадретдинованың инстаграм сәхифәсендә кызыклы пост пәйдә булды. Җырчы укучыларына үткен сүзе белән билгеле. Ул  төрле очракка бәйле үз фикерен белдерергә курыкмый. Соңгы постын ул кирәкмәг...

Бүген Илсөя Бадретдинованың инстаграм сәхифәсендә кызыклы пост пәйдә булды. Җырчы укучыларына үткен сүзе белән билгеле. Ул  төрле очракка бәйле үз фикерен белдерергә курыкмый. Соңгы постын ул кирәкмәгән киңәш биргән кешеләргә багышлаган, ахрысы.

«Әл дә тиле булып туганмын әле... Җиңел болай...рәхәт... Акыллыларның эшләре күп.
1. Башкаларны яшәргә өйрәтергә кирәк!
2. Кирәкме кирәкмиме берәр акыллы сүз кыстырырга кирәк!
3. Гел җитди кыяфәт ясап йөрергә кирәк!
4. Сүгенергә ярамый...
Ә юк...монысы тәртипле булмауга керә. Тәртиплеләргә авыр... Әл дә тәртипле түгелмен әле...Җиңел болай...рәхәт...», – дип яза ул.

Аның иҗатын яратучы кешеләр: «Сезнең кебек «тилеләр» дөньяда күбрәк булсын иде!!!», «Ну, Ильсия, тап мин уйлаган кебек .... язгансыз унышлар сезгә!», – дип җырчыга уңышлы көннәр телиләр.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк