Илшат Әминов: Яңа башкарма директор килгәч, яңалыклар да булачак

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе директоры Илшат Әминов сентябрь аеннан телеканалда байтак үзгәрешләр булачак, диде. Бу хакта ул бүген журналистларга “ТНВ” базасында узган матбугат очрашуында белдерде. Үзгәрешләрне ул каналга килгән яңа башкарма директор белән бәйләде.

2011-2018 елларда Мәдәният министры булып эшләгән Айрат Сибагатуллин 23 апрельдә "Яңа гасыр" каналының башкарма директоры итеп билгеләнде. 
“Яңа тапшырулар, яңалыклар, әлбәттә, булачак. Безгә хәзер яңа башкарма директор килде. Ул хәзер барлык иҗади редакцияләр белән очраша, сораша, яңа программалар әзерлиләр. Минем уйлавымча, сентябрьдән, киләсе сезонда каналдагы яңалыклар сизелер, яңа тапшырулар эфирга чыгар. Мин шулай дип өметләнәм”, - диде Илшат Әминов.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
345
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы