Логотип
Хәбәрләр

Илшат Рәхимбай Татарстанда яңа фильм өчен кастинг үткәрергә җыена

(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татар кинорежиссеры Илшат Рәхимбай тулы метражлы “Алмачуар” фильмы өчен Татарстан районнарында артистлар сайлаячак. Ул фильмны төшерү өчен и...

(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татар кинорежиссеры Илшат Рәхимбай тулы метражлы “Алмачуар” фильмы өчен Татарстан районнарында артистлар сайлаячак. Ул фильмны төшерү өчен иҗади команданы да районнардан тупларга ниятли. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Илшат Рәхимбай үзе әйтте.

Кастинг режиссерның Татарстан районнарында тамашачысы белән очрашуы кысаларында үтәчәк. Февраль аенда Әлки, Арча, Аксубай, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Теләче районы тамашачылары режиссерның "Күзалла", "Ышанмыйм" һәм "Гастарбайтер" кыска метражлы фильмнарын карый алачак.

“Татаркино”ның Татарстан режиссерлары белән районнарда очрашулар оештыру ниятен һәм беренче очрашуларның февраль аенда Илшат Рәхимбай белән булачагын “Татар-информ” хәбәр иткән иде инде.

Илшат Рәхимбай Галимҗан Ибраһимов әсәре буенча тулы метражлы “Алмачуар” фильмын төшерергә ниятли. Сценарийны ул Европага көзге сәяхәте вакытында язган, фильмга әзерлек эшләрен дә шунда алып барган.

татар-информ

Фото: архив/Рамиль Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк