Логотип
Хәбәрләр

Илсур Метшин: “10 елдан соң бирегә килеп, аллеялар буйлап йөрергә насыйп булсын”

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель, Алсу Сафина). Казанда Самосырово чүплегендә апрель азагында рекультивацияләүнең техник этабы төгәлләнәчәк. Шуннан соң биредә үлән чәчеләчәк, ә көзен декоратив куакл...

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель, Алсу Сафина). Казанда Самосырово чүплегендә апрель азагында рекультивацияләүнең техник этабы төгәлләнәчәк. Шуннан соң биредә үлән чәчеләчәк, ә көзен декоратив куаклар утыртылачак. Казанның “чүп Эвересты” ничек үзгәрүен бүген республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары пресс-тур барышында белде. Казан Мэры Илсур Метшин 10 елдан шәһәрлеләр биредә нинди чүп өеме булуын онытуларына ышаныч белдерде.

Самосырово чүплеге янына килеп җиткәндә үк эшләр барышы күренә – өем кечкенәеп калган, ә чүп күренми башлаган. Журналистлар Мэр белән бергә әлеге калкулыкның – элеккеге Самосырово чүплегенең иң биек өлешенә күтәрелделәр. Казан Мэры журналистлардан биредә чүплекне июньдә күрүчеләр булуы белән кызыксынды. “Аерма сизелә”, - диештеләр пресс-турларда даими катнашучылар.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин шәһәр башлыгына һәм журналистларга рекультивацияләүнең беренче, техник этабы төгәлләнәчәге турында сөйләде. “Биеклекне 15 метрга киметтек”, - диде И.Гыйниятуллин.

Өскә менгәндә, чүплек бите буенча урнашкан торбалар күренә. ТКХ комитеты рәисе аңлатканча, алар чүплектә органик калдыклар таркалу нәтиҗәсендә барлыкка килгән газларны читкә борып җибәрү өчен кулланыла. Искәндәр Гыйниятуллин сүзләре буенча, газ атмосферада 2-3 айда таралып бетәчәк һәм шәһәрлеләр өчен бернинди зыян да китермәячәк.

Газдан тыш, чүплектә сыеклыклар да җыелган – фильтрат махсус дренаж системасы буенча читкә җибәрелә. Ул 4-әр мең кубометр күләмле 2 резервуарга тупланып барачак, чистартылачак һәм су сибүдә файдалану өчен буаларга җибәреләчәк.

Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, Самосырово чүплеген рекультивацияләү системасы таныш. “Без тикшерелгән, сыналган технологияләр кулланабыз. Биредә экспериментларга урын юк”, - диде ул.

Мэрның калган эшләр күләме турындагы соравына җавап биреп, ТКХ комитеты рәисе хәбәр иткәнчә, апрель азагына кадәр 15% эш калган. Искәртергә кирәк, аукцион нәтиҗәләре буенча, узган елның февраль аеннан рекультивацияләү буенча эшләрне “Русремстрой” ҖЧҖ башкара. Әлеге оешма Яр Чаллыда Тогай чүплегендә әлеге эшләрне башкарган иде инде. Сомосырово полигонында эшләр тәүлек буе дәвам итә, объектта 30 берәмлек махус техника эшли. Техник күзәтү эшләрен “Служба технического надзора” МУП башкара.

“Соңгы тапкыр биредә очрашканда, интервью бер минуттан артык дәвам итмәде, чөнки истән басып торып булмый иде, - дип искәртте Казан Мэры. – Биредә шундый көчле ис иде, хәтта аның кайчан да булса бетүендә шик туган иде. Хәзер хәл үзгәргән”.

“Бу бик җитди объект. Бу иң мөһим экологик проектларның берсе”, - дип искәртте Мэр. Ул билгеләп үткәнчә, Самосырово чүплеген рекультивацияләү “Икътисади яисә башка эшчәнлек нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны юк итүгә юнәлдерелгән беренчел чаралар комплексын раслау турында”гы федераль программа кысаларында гамәлгә ашырыла. Әлеге эшләр өчен 274 млн сум акча күчерелгән, аларның 141,5 млн сумы – федераль бюджет чаралары, 132,5 млн сумы – ТР тупланган бюджеты. Тагын 40 млн сум әзерлек эшләре вакытында җыелды.

“Чүплек башкалабызның тәнендә сызлавык булып тора, без аңа “яшел су” сөрттек, аннан башка ис тә, төтен дә чыкмаячак, экологик стандартлар үтәлгән”, - диде И.Метшин.

Рекультивацияләүнең техник этабы акрынлап биологик этапка күчә. Әлеге этапта үлән чәчү, агачлар һәм куаклар утырту каралган. Искәндәр Гыйниятуллин сөйләгәнчә, һава шартлары яхшыргач монда кара туфрак китерелә башлый. “Көзен сирень, чия, шомырт, миләш куаклары утыртырга планлаштырабыз”, - диде ул журналистларга.

“10 елдан соң бирегә килеп, аллеялар буйлап йөрергә насыйп булсын. Яшел калкулыкның кайчандыр чүп өеме булганы хәтирә генә булып калачак”, - диде шәһәр башлыгы.

Хәзер каты көнкүреш калдыклар “Восточный” полигонына озатыла. ТКХ комитеты рәисе ышандырганча, ул Самосырово чүплеге хәленә җитмәячәк. Анда кулланылган технологияләр буенча, чүпнең һәр ике метры 70 см туфрак белән каплана.

“Әлеге полигон Россиядә кабул ителгән экологик стандартлар таләпләренә туры килә, - дип билгеләп үтте И.Метшин. – Яңа полигонда газ җыелып, атмосферага чыкмаячак”. Шәһәр башлыгы хәбәр иткәнчә, торак төзелеш чүплек янына килеп җитмәячәк, төзелеш шәһәрнең генераль планы нигезендә башкарылачак.

Журналистларның чүп яндыру заводы төзелеше турындагы сорауларына җавап биреп, Мэр хәбәр иткәнчә, әлеге юл белән Европа да, Япония да, Көньяк Корея да, АКШ та үткән. “Безнең чүп өемнәре җыюны дәвам итәрлек җиребез юк”, - диде ул.

И.Метшин чүпне аеру әһәмиятен ассызыклап үтте. “Без бергәләшеп технологияләрдә генә түгел, мәдәнияттә дә үсәргә тиеш”, - диде шәһәр башлыгы. “Чүп морфологиясе бик үзгәрде. Аны эшкәртү – тикшерелгән технологияләр, алар соңгы егерме елда дөньяда уңышлы гына эшләп киләләр”, - дип өстәде ул.

Искәртеп үтәбез, Самосырово чүплеге Татарстан территориясендә иң зур булып тора һәм 32 га җир били. Биредә 45 млн тонна чүп җыелган иде. Рекультивациягә кадәр чүпнең биеклеге 45 м иде. Полигон 2013 елдан бирле ябык.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк