Логотип
Хәбәрләр

Илсур Метшин: Бүген без илебезнең киләчәген сайлыйбыз

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин үзенең хәләл җефете Гөлнара ханым белән бергә бүген Россия Президентын сайлауда катнашты, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы мэриясенең матбуга...

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин үзенең хәләл җефете Гөлнара ханым белән бергә бүген Россия Президентын сайлауда катнашты, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте.

Казан мэры Идел буе районындагы 129нчы рус-татар урта гомумбелем бирү мәктәбендә урнашкан 270нче сайлау участогында үз тавышын бирде.

«Бу – илебез, республикабыз, шәһәребез өчен бик мөһим көн. Без Россия башлыгын – үз Президентыбызны, киләчәгебезне, иртәгесе көнне сайлыйбыз», – дип искәртте шәһәр башлыгы.

Метшин, һава торышы начар булуга да карамастан, казанлыларны сайлау участокларына килергә чакырды. Тавыш биргәч, Казан мэры ярминкәдәге сатучылар белән аралашты һәм берничә товар сатып алды.

Казанда барлыгы 450 сайлау участогы эшли. Участокларда тавыш бирүчеләргә шәһәр транспортында бушлай йөрү хокукын һәм «Казан-Арена»дагы бәйрәм концертын тамаша кылырга мөмкинлек бирә торган беләзекләр тапшырыла. 

татар-информ

Фото: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк