Илсур Шәрипҗанов: «Кайчан җитә соң ул яңа тормыш?»

Инста тасмада  шәхси блоглар алып бару соңгы арада бик популярлашып китте. Татар эстрадасы артистлары да кызыклы темаларга әңгәмәләр оештырып, әледән-әле аны баетып торалар. Яңа ел алдыннан да социаль челтәрләр котлауларга, теләкләргә күмелде. 
Гөлназ-Илсур Шәрипҗановлар гаиләсенең икенче бәби көткәнен яхшы беләбез. Гөлназ шәхси аккаунтында видеоязма урнаштырган. Анда ул инста дусларын котлый һәм яңа елда яңа үрләр, яңа тормыш, яңа планнар булачагына вәгъдә итә. Ир-ат бераз түземсез халык инде. Сабыр төбе сары алтын икәнен дә онытып җибәрә. Илсур: «Кайчан җитә соң ул яңа тормыш?» - дип  шаяртып сорап куя. Җанатарларына истәлекле вакыйгалар да теләргә онытмый.
Җитәр ул вакыт, җитәр... Иң мөһиме, тормышыбыз имин булып, сабыйлар да исән-сау тусыннар! 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
225
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Синең кебекләр башка юк...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы