Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдиновага атказанган исеме бүләк иткәннәр

Илсөя Бәдретдинованы татар эстрадасының иң популяр җырчыларның берсе дип беләбез. Халык аны яратып, концертларына йөреп торсалар да, җырчыга әле атказанган исеме биргәннәре юк. Дәүләкәндә яшәүче ир-ат бу хәлне җайларга теләде.

«Өстәгеләр ишетми инде ул, әйдәгез астан башлыйк. Менә Дәүләкән һәм район халкы исеменнән Илсөя сеңелгә атказанган исемен бирик. Ат бүләк итеп, шуңа атландырып кайтарып җибәрик. Бәлки өстәгеләр дә күрер», – дип шаярта Якуп әфәнде.

Моннан тыш, Дәүләкән халкы Илсөягә ит бүләк итте. Җырчыбыз рәхмәтен белдерде һәм иң изге теләкләрен теләп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк