Логотип
Хәбәрләр

Илсөя юбилейга әзерләнә

Биик куңелгә яткан биш яңа җырым бар. Дөньялар гына тыныч булсын.

 

Илсөя Бәдретдинованың сәхнәгә чыгуына 20 ел була икән. Әзерлек инде бара ди ул Инстаграм социаль челтәрендә. «Фотолар карап утырам. Даааа... мин әйтәм... Эшләнелгән. Нинди генә образлар булмаган да, нинди генә җырлар җырланылмаган. Әле бу биииик бәләкәй өлеше генә.  Үлеп яратам эшемне! Ләззәтләнеп, от души, дөньямны онытып чумам .Тамашачыларны, төркемемне, юлны яратам. Киләсе елга юбилей ! Сәхнәгә чыкканга 20 ел! Әзерләнәбез! Инде яңа образларга Италиядән тукымалар кайтып төште. Искиткеч матурлык... Биик куңелгә яткан биш яңа җырым бар. Дөньялар гына тыныч булсын. Исән-сау булып юбилей концертында җырлашырга насыйп булсын», дигән Илсөя.

Фото Илсөя Бәдретдинованың шәхси аккаунтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк