Логотип
Хәбәрләр

Имтихан бирә алмаган баланы начар гамәлләр кылудан ничек сакларга?

Сорауга Татарстанның атказанган табибы, психотерапевт Гомәр Зыятдинов җавап бирә. – Имтихан бирә алмаган балалар үз-үзенә кул сала, дару эчә. Баланың соң чиктә булуын әти-әниләргә ничек танырга?Психо...

Сорауга Татарстанның атказанган табибы, психотерапевт Гомәр Зыятдинов җавап бирә.

– Имтихан бирә алмаган балалар үз-үзенә кул сала, дару эчә. Баланың соң чиктә булуын әти-әниләргә ничек танырга?
Психотерапевт Гомәр Зыятдинов:

Иң беренче мин укытучылардан башлар идем. Үзвакытында минем балам да бу сынауларны тапшырды. Мәктәптә укытучыларны куркыта башлыйлар, укытучылар куркуларын укучыларга күчерә. Ел саен шуның турында сөйли-сөйли, кем дә булса соң дәрәҗәгә җитеп куркуга сабыша. Бала төнлә йокламый, ашамый, кире дәшә, тавыш күтәрә, ярсый башласа, “бәйләнмәгез, дәшмәгез” дип ярсыса, холкы үзгәрсә, авырулары килеп чыкса, кәефе төшсә, бу вакытта бала белән утырып сөйләшергә кирәк. Бала иң якын дустының әти-әнисе булуын, бервакытта да үзен генә калдырмасыларын белергә тиеш. Дәвамын укыгыз...

Фото: Pixabay

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк