Иосиф Кобзонның хатыны танымаслык булган

Нелли Михайловна легендар Иосиф Кобзон белән үз тормышы турында яңа интервью бирде. Ул никах турындагы хатирәләре белән уртаклашып, 46 ел бергә яшәүләре һәм шул вакыт эчендә аларның мөнәсәбәтләрендә төрле хәлләр булуы хакында сөйләп үтте. Билгеле булганча, Иосиф Давыдович озак еллар авырый. Нелли Михайлованың тырышлыгы, һәрвакыт янәшәдә булуы белән генә җырчы үзендә көч таба.

Сүз уңаеннан, җырчының 68 яшьлек тол хатыны Нелли Жасминның «Душевный разговор» тамашасы студиясендә ясалган фотода бик яшь күренүен искәртми мөмкин түгел. Бу кадрда Нелли Михайловнаны алып баручының яшьтәше итеп алырга була. Фотошопмы яки пластик операция ясалганмы, безгә бу ягы караңгы. Шуңа да карамастан, Иосиф Давыдовичның иҗатын яратучылар аның вафатыннан соң да Неллиның тормыш белән кызыксынуын югалтмавы бик сөендергән.

Г.Ярмиева

@jasmin

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
546
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Зәмирәдән акча таптыралар
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Инфоролик
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы