Логотип
Хәбәрләр

Ир-атлар - хыянәтче?

Җырчыларның тагын берсе ‒ Алинә Сафиуллина инстаграм битен матур һәм гади телдә алып баручылардан дияр идем мин. Текәләнүсез, пафоссыз, дип әйтүем инде. Үз районындагы аяк киемнәре кибетен дә яктырта...

Җырчыларның тагын берсе ‒ Алинә Сафиуллина инстаграм битен матур һәм гади телдә алып баручылардан дияр идем мин. Текәләнүсез, пафоссыз, дип әйтүем инде. Үз районындагы аяк киемнәре кибетен дә яктырта ул, тәмле итеп сөт ризыклары әзерләүчесен дә күрсәтә белә, якыннарының тормышын да матур итеп ассызыклый. Шул ук вакытта аны укучылары белән кызыклы темаларга сөйләшә дә белә Алинә. Сез ничек уйлыйсыз, дип башлый да... Үзенең фикерен дә җиткерә, кешенекен дә тыңлый белә.

Мисалга, бүген ул ир-атларның полигамносте турында гәп куерткан. Ягъни мәсәлән, ир-атларның төрле хатын-кызларга күз төшүе, өендә хатыны булганнарның да сөяркә тотулары. «Ничек уйлыйсыз, ирләр арасыннан берәрегез чистосердечный ясар бәлки?» ‒ дип учакка туз өстәгән дәәә Алинә... Нәрсә дип җавап биргәннәр дип... Нинди генә җавап юк анда! Кереп, күзәтеп барыгыз ‒ анда кызык! «Сәхнә» әнә һәркемне, һәрдаим күзәтеп бара.

 

Автор: Гөлнара Җәлилова

Фото:Инстаграм @alinasafiullllina

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк