Логотип
Хәбәрләр

Ир-атларда һәм хатын-кызларда яман шешнең иң таралган төре билгеле

Россия халкының күпчелеге онкология авырулары белән таныш. Кешеләр я үзләре авырый, я туганнары һәм танышлары яман чирдән интегә. РИА Новости белгечләргә сылтама белән шул хакта хәбәр итте. Сораштыруд...

Россия халкының күпчелеге онкология авырулары белән таныш. Кешеләр я үзләре авырый, я туганнары һәм танышлары яман чирдән интегә. РИА Новости белгечләргә сылтама белән шул хакта хәбәр итте. 

Сораштыруда катнашкан кешеләрнең 70 проценты онкология авырулары белән таныш булуын әйткән. Тагын 4 проценты үзләрендә куркыныч диагноз булуы турында сөйләгән.

Ир-атларда күп очракта үпкә яман шешеочрый икән. Хатын-кызларда исә күкрәк яман шешеиң күп таралганы булуы ачыкланган.

Россия халкы яман шеш авырулары экология начар булу, тәмәке тарту, туклану дөрес булмау, нәселдәнлек белән бәйле дип саный.

Сораштыруда катнашкан кешеләрнең чама белән яртысы фикеренчә, яман шешнең барлык төрләрен дә дәвалау катлаулы.

 

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк