Логотип
Хәбәрләр

Иркә белән Артурның мәхәббәт тарихы

Татар эстрадасы җырчысы Иркә ире Артур белән 2011 елның көзендә таныша. Теләмичә генә бер банкетка барган була ул. Бару юлы аңа авыр бирелә, адашып йөри, инде кире борылырга да уйлый. Йөри торгач бары...

Татар эстрадасы җырчысы Иркә ире Артур белән 2011 елның көзендә таныша. Теләмичә генә бер банкетка барган була ул. Бару юлы аңа авыр бирелә, адашып йөри, инде кире борылырга да уйлый. Йөри торгач барып җитә ул банкетка, килеп кергәч тә күзенә кияүнең дус егете чалына, җырчыбыз, әлбәттә, моны берекемгә дә сиздерми. Кич белән теге егет тә җырчы кыз янындарак йөри, үзе дә сизмәстән ул аның фанатына әйләнә. Бу көннән соң бераз вакыт узгач Артур аңа интернеттан яза. Гыйнварда кызның кулын сорарга киләләр, мартта никах укыталар.

Автор: Гөлсинә Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк