Иркә кечкенә кызының сәламәтлеге өчен борчыла

Үзизоляция күпчелек халыкны, шул исәптән артистларны да өйләренә бикләп куйды. Татар артистлары да хәзерге вакытта балалары белән бергәләп онлайн уку серләренә төшенәләр, өй җыештыралар һәм шул арада Инстаграмда онлайн концертлар да куйгалыйлар.

Җырчы Иркә өч кызы белән урамга чыгып һава сулап керергә булган. Сабыйлары өчен борчылуын белдерә әни кеше. Бигрәк тә кечкенә кызы Сөембикә өчен йөрәге әрни Иркәнең.

«Чыгып әз генә һава сулап керделәр нәниләрем. Айсылуым иртәдән кичкә кадәр компьютер яныннан китми дә, кәефе дә төшеп ала җаныемның, «Мәктәпкә бик барасы килә, ошамый миңа болай уку», – ди. Укытучыларга Алла ярдәм бирсен.

Уртанчысы укырга, язарга өйрәнә, «әни» диеп кая гына язып бетермәгән, ышкый юдым кровать башын, бетмәде, үзеннән дә юдырып карадым, бетми... Кат-кат итеп язган бит, яза белми бу дип уйламасыннар дигәндер инде.

Кечкенәсенә уку да, язу да әлегә кирәкми, курчаклар белән мәш килә. Тик менә әрнуе бар, төнлә урыныннан егылып ключицасына зыян китергән. Гипс белән йөри... Ашый эчә, Аллага шөкер, йоклый да үзе, уянгалап сыкранып алса да... Менә шундый хәлләр бездә бүгенгә», – дип язган җырчы Инстаграм тасмасына.

Кызчыкның тизрәк сәламәтләнүен телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1177
0
2
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Әнигә кыен булса, төшемә керә»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Наш двор
  • Наш двор
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы