Иркәне котлыйбыз!

Эстрада җырчысы Иркәгә «Татарстаның атказанган артисты» мактаулы исеме бирелде. Дәүләт бүләген бүген «Пирамида» концертлар залында узган концертта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.
Ул бу турыда инстаграмда шәхси аккаунтында хәбәр итә (текст үзгәртелмәде). «Чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә шушы дәрәҗәле исем өчен... Минем иҗатымны күргән өчен, зур бәя биргән өчен беренче чиратта безнең президентыбыз Рөстәм Минихановка, шулай ук Мәдәният министры Ирада Хафизяновнага рәхмәт әйтәм. Һәм әлбәттә Барс-МЕДИА Татар медиа группасына... Әти әнигә гаиләмә зур рәхмәт! Иң мөһиме, кадерле яраткан тамашачыларыма зур рәхмәт!»
Фото: Инстаграм irke_official
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
5 гыйнвар 2021 - 12:41
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан