Иркә шатлыгы белән уртаклаша

Концерт чараларыннан торган артист тормышын көн дә бәйрәмгә тиңләргә буладыр, мөгаен. Ул гына түгел, эстрада йолдызларыбызның шәхси тормышында да һәрвакыт күркәм бәйрәмнәр, матур чаралар булып тора. Шулай күптән түгел генә Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган Иркә тормышында да кичә истәлекле көн булган – олы кызы Айсылуга 16 яшь тулган! Шушы уңайдан әнисе үзенең Инстаграм челтәрендәге аккаунтында кызына матур теләкләрен җиткереп, котлау сүзләре урнаштырган.

«Киңәшчем дә, сердәшчем дә, дустым да син миңа. Синең белән арабыздагы җылы мөнәсәбәтне беркем дә өзә алмас», – дип яза ул кызы белән төшкән матур фотосы астында.

Айсылуны үткән туган көне белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, бәхетле якты киләчәк телибез!

Автор: А.Галимова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
393
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Айсылу Габдинова: Илфак Шиһаповның соңгы көннәре минем белән узды, аның нәрсә кичергәнен бик яхшы беләм
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Останови огонь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы