Логотип
Хәбәрләр

Иртәгә Казанда Мубай җырлый

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә Казан үзәгендәге гастро-барда оештырыла торган яңа ел тамашаларының берсендә татар музыканты Мубай чыгыш ясаячак. “Аның кыйммәте индивид...

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә Казан үзәгендәге гастро-барда оештырыла торган яңа ел тамашаларының берсендә татар музыканты Мубай чыгыш ясаячак.

“Аның кыйммәте индивидуальлегендә, башкаларга охшамаган булуында, - дип яза оештыручылар музыкантның чыгышын анонслап. – Әлеге башкаручының иҗатын кем белән генә чагыштырып карамадылар, әмма аңа тиңдәшне тапмадылар, чөнки юк андыйлар. Аның музыкасында португал фадосы, француз шансоны, америка кантрие дә, рус романсы да бар. Шактый фаразларга мөмкин, әмма җавап бер – Мубай”.

Мубай, яки Илдар Мөбәрәкшин бик сирәк чыгыш ясаучы музыкант. Ул үзен беркайчан да популяр булган дип санамый. Бик сирәк кенә уңайлы сәхнәдә, уңайлы тавыш белән, уңайлы публика җыелган җирдә генә чыгыш ясавын билгеләп үтә.

Мәгълүмат өчен. Интернет киңлекләрендә Илдар Мөбарәкшинны "Аксубай кантри вәкиле" дип атыйлар. Ул - талантлы музыкант һәм аранжировка остасы. Халык җырларын кантри-рок стилендә башкара. Татар альтернатив музыкасын сөюче яшьләр аны үзләренеке дип саный. 2005 елда Илдар Мөбарәкшин “Мубай” төркеме белән - «Татар жыры» халыкара телевизион фестивалендә, 2008 елда «Дөнья яратылышы» фестивалендә катнашты.

татар-информ

Фото: Александр Эшкинин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк