Иртәнге алтыга сайлауда тавышларның 72,99 проценты «Бердәм Россия» өчен булган
Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда 1,9 миллион бюллетеньне эшкәрткәннән соң, «Бердәм Россия» партиясе әйдәп бара. 9 сентябрьдә 5.58 сәгатькә булган мәгълүматлардан күренгә...
Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда 1,9 миллион бюллетеньне эшкәрткәннән соң, «Бердәм Россия» партиясе әйдәп бара. 9 сентябрьдә 5.58 сәгатькә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, ул сайлаучыларның 72,99 процент тавышын җыйган. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Икенче урында – КПРФ (10,58 процент), өченчедә – ЛДПР партиясе (3,68 процент).
«Россия коммунистлары» сайлаучыларның – 3,59, «Гадел Россия» - 3,89, «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе» - 2,38, «Үсеш партиясе» 1,84 процент тавышын җыйган.
Участок сайлау комиссиясе барлыгы 2,6 миллион бюллетень алган, сайлаучыларга тавыш бирү урынында 1,9 миллион бюллетень бирелгән. Тавыш бирү урыныннан читтә гражданлык бурычын үтәгән сайлаучыларга 55 мең 939 бюллетень тапшырылган.
Якшәмбе, 8 сентябрьдә, алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды.
Фото: Владимир Васильев/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк