Логотип
Хәбәрләр

Иртәнге автобус: әбиләр кая бара?

Иртәнге сәгатьләрдә җәмәгать транспортына керсәгез, анда рәт-рәт булып утырган әбиләрне күрерсез. Яшьләрне исә "Ярый инде мин иртән эшкә барам, ә пенсиядәге әбиләр кая бара икән соң?" дигән сорау борч...

Иртәнге сәгатьләрдә җәмәгать транспортына керсәгез, анда рәт-рәт булып утырган әбиләрне күрерсез. Яшьләрне исә "Ярый инде мин иртән эшкә барам, ә пенсиядәге әбиләр кая бара икән соң?" дигән сорау борчый.
Мирхәйдәр Сафин, 76 яшь. “Мин үземнең эшләр буенча, бию ансамбленә йөрим. Питрәч районыннан киләм. Безнең быел соңгы дәресебез була. Шотландча бию, вальс биергә өйрәнәбез. 50 км булса да, атнага ике тапкыр киләм. Транспорт бик уңай. Шәһәрдә бик рәхәт. Теге елларда уңайсыз иде. Хәзер бер автобуска утырдың, барып җитәсең. Бер ел бию белән шөгыльләнәм, аңарчы “Казан татарлары” хорына йөргән идем. Биергә дә өйрәнәсем килде. Күңелем шат. ТР халык артисты Рифат Әбделханов өйрәтә. Шуңа бик теләп йөрим. Яшьләр барысы да әйбәт. Урын бирәбез дип торалар. Кайвакыт акча эзләнәсең, әйдә, бабай, акча бирәбез диләр. Юк, дим, минем йөрергә акчам бар”.

Бу хакта тулырак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк