Логотип
Хәбәрләр

Искәндәр Хәйруллин Казан урамында «сугыш-сугыш» уйный

Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин «Зөләйха күзләрен ача» сериалында чекист Бакиев ролен башкара. Бүген журналистлар танылган актерны Казанның Кремль урамында оештырылган кино төшерү мәйданчыгынд...

Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин «Зөләйха күзләрен ача» сериалында чекист Бакиев ролен башкара. Бүген журналистлар танылган актерны Казанның Кремль урамында оештырылган кино төшерү мәйданчыгында очраттылар.

Бакиев – Иван Игнатовның көрәштәше, дусты. Роман буенча ул аны Казанга ГПУда хезмәт итергә чакыра, әмма Игнатовка кәгазь эше күңелсез тоелгач, аны кулаклар белән көрәшергә авылга озата. Ә инде кулакларны Казанга алып килгәч, аларны билгеләнгән урынга кадәр озатырга боера. Дуслар хушлашалар. Игнатов Бакиевның кулга алынганын күреп өлгерә. Соңыннан аның атылганын ишетә. Шул рәвешчә, Бакиевның Игнатовны сөрелгәннәрне озатырга җибәреп, аны кулга алынудан коткарып калганлыгы анлашыла.

Гүзәл Яхина сюжеты һәм характерлар фильмда ничек бирелер – билгесез. Бүген журналистлар ике дусның 1917 елгы вакыйгалар эчендә кайнаган вакытын төшерә. Алар йөгерәләр, кычкыралар, атышалар... Баррикадалар, пиротехника, пычрак юлда – «мәет»ләр. Әлеге эпизодлар Казанның Кремль урамында төшерелә.

Бу хакта тулырак: татар-информ

Рузилә Мөхәммәтова

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк