Иван-чәйнең дөрес пешерү сере

Иван-чәйнең дөрес пешерү сере.

Иван-чәйнең яфраклары яхшы киптерелгән булырга тиешләр.

Чәй өчен су йомшак булырга тиеш, ә иң яхшысы чишмәдән булуы. Крандагы су чәйнең тәмен ахрына кадәр чыгарып бетерми.

Уртача тәмле чәй ясар өчен, ярты литр кайнар суга 2-3 кашык иван чәй салырга кирәк. Моның өчен, кайнар суның өчтән бер өлеше белән чәй яфракларын 5 минут чамасы пешерәбез, аннары суның калганын салып бетерәбез. Гомумән алганда, чәй әзерләү процессы 10 минут.

Шикәр салып эчәргә киңәш ителми. Әгәр инде берәр нинди баллы әйбер белән эчәсегез килсә, иң файдалысы һәм иң тәмлесе бал булар.

Чәйләрегез шифалы, тәмле булсын!

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
144
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Бу хакта мин 3 кенә кешегә сөйләдем...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Наш двор
  • Наш двор
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы