Логотип
Хәбәрләр

Иваново татар яшьләре Татар теле кичәсе үткәрә

Нинди милләттән булуына, татар телен белү дәрәҗәсенә дә карамастан, барысы өчен дә күңелле кичә булачак, дип вәгъдә итә оештыручылар. Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). 28 апрель көнне Иваново Миллә...

Нинди милләттән булуына, татар телен белү дәрәҗәсенә дә карамастан, барысы өчен дә күңелле кичә булачак, дип вәгъдә итә оештыручылар.

Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). 28 апрель көнне Иваново Милләтләр йортында Татар теле кичәсе узачак. Иваново өлкәсе "Нур" татар яшьләре берлеге хәбәр итүенчә, чарага теләге булган һәр кеше чакырулы.

"Нинди милләттән булуына, татар телен белү дәрәҗәсенә дә карамастан, барысы өчен дә күңелле кичә булачак", диелә хәбәрдә.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, апрель башында өлкәнең татар яшьләре "Аулак өй"уздырган иде. Әлеге чара да Иваново Милләтләр йорты белән берлектә оештырылды.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк