Йомырка ашауның нинди зыяны бар?

Көн саен никадәр күбрәк йомырка ашасагыз, йөрәк-кантамырлары авырулары килеп чыгу һәм иртә үлү куркынычы шулкадәр күбрәк арта икән. Бу турыда The New York Times басмасына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Йомырка составындагы холестерин матдәсенең файдасы һәм зыяны турында бәхәсләр күптән бара. Көн саен бер йомырка ашау икенче типтагы шикәр авыру килеп чыгу ихтималын киметә. Ләкин яңа тикшеренү йомырка ашауның зыянын ачыклаган. 30 мең чамасы кеше белән тәҗрибә уздырганнар. Көн саен 300 мг чамасы холестерин куллану йөрәк-кантамырлары авыруы килеп чыгу ихтималын 17 процентка арттыра икән. Вакытыннан алданрак үлү куркынычы исә 18 процентка арта.

Бер йомырка сарысында 185 мг холестерин бар. Иң күп дигәндә, көненә ике йомырка ашарга була. Ярты йомыркага артыграк ашасагыз да, йөрәк авырулары куркынычы 6 процентка, алдан үлү куркынычы 8 процентка арта.

интертат

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
739
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы