Логотип
Хәбәрләр

Күптән көтелгән яңалык: Салават белән Элвин Грей дуслашкан

ТР һәм БР халык артисты, РФ атказанган артисты Салават Фәтхетдинов белән яшь җырчы Элвин Грей бер-берсен яратып бетермәгәннәрен күпләр беләләрдер. Әмма җырчылар дуслашырга булганнар, мөгаен. Узган кө...

ТР һәм БР халык артисты, РФ атказанган артисты Салават Фәтхетдинов белән яшь җырчы Элвин Грей бер-берсен яратып бетермәгәннәрен күпләр беләләрдер. Әмма җырчылар дуслашырга булганнар, мөгаен.

Узган көнне Элвинның инстаграмында фото пәйдә булды. Биредә артистлар кул кысып, бер-берсенә елмаеп басып торалар. «Беренче күрешү, беренче кул кысышу, беренче сөйләшү», – дип язган Радик.

Хәер, татар эстрадасының танылган артистларның татулашканын тамашачылар көттеләр. «Без моны күптәннән көтәбез инде», «Молодцы! Бәлки бергә «Уфтанма!» җырын да башкарырсыз?», дип фикерлиләр Радикның укучылары.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @elvin_grey_music

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк