Логотип
Хәбәрләр

Күрәзәче Иркәнең киләчәгенә нәрсә юраган?

Татарстанның атказанган артисты Иркәнең тормыш юлы күп сынаулардан торды. Бүгенге көндә ул яраткан хатын һәм 3 кызының яраткан әнисе. Җырчыга сокланып караучылар да, аны тәнкыйтьләүчеләр дә шактый. Ти...

Татарстанның атказанган артисты Иркәнең тормыш юлы күп сынаулардан торды. Бүгенге көндә ул яраткан хатын һәм 3 кызының яраткан әнисе. Җырчыга сокланып караучылар да, аны тәнкыйтьләүчеләр дә шактый. Тик Иркә аларга игътибар итми, үз кыйбласыннан тайпылмыйча алга атлый.

Җырчы үз тормышында булган бик тә сәер, шулай да гыйбрәтле бер вакыйга белән уртаклаша.

«13-14 еллар элек, әкрен генә Парина тукталышына атлаганда, каршыма таякка таянган, әз генә бөкере калыккан бер карчыкның атлаганын күреп алдым.. Әз генә куркып, сискәнеп куйсам да, аңа сиздәрмәс өчен, күзенә карап елмайган караш ташладым... Әби туп туры миңа тирән, салкынрак караш беләнн туктап карап тора башлады. Сискәндем... Болай да таяк кебек булган аяклар оеп киткәндәй булып китте. Атлавымны дәвам иттем. Тик, карчык нык итеп кулдан тотып алды... Каян белгәндер татар кызы булуымны, белмим, татарча берничә жөмлә төзеде... «Син гөл», – ди. «Тик энәле. Кактус син», –ди... Матуррак гөл белән чагыштырып булмый микән, дип шаяртырга авызымны ача гына башлаган идем, әби тагын усал итеп карап куйды: «Кактус ул эссе чүлдә әллә күпме сусыз да яши ала, матурлыкка кызыкма, бала, әле чәчәк атачаксың алдагы елларда», – диде дә, кулымны жибәрде... Белмим, ни өчен туктаткандыр мине, шул сүзләрне әйтер өчен микән? Андый әйберләргә мин ышанмыйм, раббыма гына ышанам, әлбәттә. Тик шулай да кызык бер истәлек булып, күңелдә сакланып калган.

Бүген тагын шул сукмактан атладым, кылт итеп искә төште дә бу хәл, сезгә язырга булдым...», – дип яза Иркә Инстаграм тасмасында.

Җырчы бу карчыкның сүзләренә игътибар иткәндерме юктырмы, анысы билгесез. Шулай да, бу сүзләрдә дөреслек бар кебек. Беренчедән, аның үз исеме – Айгөл, һәм менә ул бүгенге көндә матур итеп чәчәк ата.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @irke_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк