Кәриев театры артсистларыннан шәп рецепт

Ялларда нәрсә пешерергә белмисезме? Кәриев театры артистлары Ильназ һәм Рузанна Хәбибуллиннардан менә дигән рецепт!
Кәриев театры инстаграмында яшь пар белән видеоязма пәйда булды. Биредә актёрлар тамашачыны французча ит пешерергә өйрәтәләр.
Моның өчен кирәк булачак:
тавык ите;
сыр;
ананас кисәкләре;
майонез.
Беренчедән итне төеп алырга кирәк. Итне борычлап тозлыйсыз. Аннан соң аны калайга тезәсез һәм майонез сылыйсыз. Өстенә вак итеп туралган ананас кисәкләрен саласыз. Соңгы итеп сыр сибәсез һәм тавыкны духовкага пешергә тыгасыз. Әзер булгач, итне помидор белән бизисез.
Тәмле булсын, хөрмәтле укучыбыз!
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @_ruzanna_kh
Видео: Инстаграм @teatr_g.karieva
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 сентябрь 2023 - 12:34
-
22 сентябрь 2023 - 11:21
-
21 сентябрь 2023 - 09:42
-
20 сентябрь 2023 - 11:08
-
19 сентябрь 2023 - 13:11
-
18 сентябрь 2023 - 08:52
-
17 сентябрь 2023 - 09:25
-
16 сентябрь 2023 - 09:18
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте