Логотип
Хәбәрләр

Кәрим Тинчурин артистын котлыйбыз!

Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрның актёры Байназаров Илнурның туган көне! Бу хакта театрның инстаграм аккаунты хәбәр итте. Артист 1984 елның 20 сентябрендә Башкор...

Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрның актёры Байназаров Илнурның туган көне! Бу хакта театрның инстаграм аккаунты хәбәр итте.

Артист 1984 елның 20 сентябрендә Башкортстан Республикасы Стәрлетамак шәһәрендә дөньяга килә. Ул Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә белем ала һәм 2011 елда аны тәмамлый. 2013 елдан Тинчурин театрында хезмәт итә.

Актёрны гомер бәйрәме белән котлап, исәнлек-саулык, бәхет һәм иҗади уңышлар теләп калабыз!

Автор: Г. Вәлиева 

Фото: Инстаграм @k_tinchurin_teatri

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк