Логотип
Хәбәрләр

Кәрим Тинчурин театры артисткасын котлыйбыз!

Бүген Татарстанның атказанган артисткасы Нәҗмиева Миләүшә Тәлгат кызы 55 яшьлек юбилеен билгеләп уза! Актриса 1964 елның 17 октябрендә Казан шәһәрендә дөньяга аваз сала. 1987 елда Казан театр училище...

Бүген Татарстанның атказанган артисткасы Нәҗмиева Миләүшә Тәлгат кызы 55 яшьлек юбилеен билгеләп уза!

Актриса 1964 елның 17 октябрендә Казан шәһәрендә дөньяга аваз сала. 1987 елда Казан театр училищесын, 2008 елда Көнчыгыш икътисади-юридик гуманитар академияне  (Уфа шәһәре) тәмамлый. 1987 елдан театрда хезмәт итә.

Миләүшә Нәҗмиеваны чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Яңадан-яңа рольләр белән тамашачыларны сөендерергә язсын. Аңа исәнлек-саулык, бәхет һәм озын гомер телибез!

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @k_tinchurin_teatri

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк