К.Тинчурин исемендәге IX Халыкара милли драматургия фестивале ачыла

Бүген Татар-информ мәгълүмат агынтлыгында К.Тинчурин исемендәге IX Халыкара милли драматургия фестивале ачылышына багышланган матбугат конференциясе узды. Конференциядә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, Яр Чаллы татар дәүләт драма театры директоры Рашат Файзрахманов, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов һәм «Петербургский театральный журнал» басмасының редакторы, тәнкыйтьче Оксана Кушляева чыгыш ясады.

Быелгы фестиваль К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры оешуга 85 тулуга һәм К.Тинчуринның тууына 131 тулуга багышланган. Фестивальнең программасында Яр Чаллы, Мари, Даргин, Абхаз һәм Хакасс милли театрларының чыгышлары көтелә. Фестиваль бүген К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының «Соңгы әсәр» (К.Тинчурин) спектакле белән ачыла.

Мәкалә һәм фото авторы: А.Галимова

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
279
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ринат Рахматуллин үлгән дигән хәбәр таралган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы